Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикада дару һәм медицина техникасы белән бердәнбер оешма тәэмин итәчәк - С.Захарова
Дәүләт контрактлары буенча "Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе" учреждениесе эшләячәк.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның медицина оешмаларын дарулар һәм башка медицина техникасы белән тәэмин итүче бердәнбер оешма «Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе» учреждениесе булачак. Моны депутатлар бүген закон белән ныгыттылар. Дәүләт Советының 39нчы утырышында гражданнар сәламәтлеген саклау өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законының 11.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова үзгәреш кертүнең максаты, медицина оешмаларын дарулар һәм башка медицина техникасы белән тәэмин итүче бердәнбер оешма сыйфатында «Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе» учреждениесен закон белән билгеләү булуын әйтте.
Хәзерге вакытта учреждение бу вәкаләтләрне Татарстан Министрлар Кабинеты фәрманы нигезендә башкара. «Закон проектын гамәлгә ашыру дарулар һәм башка чаралар белән тәэмин итү һәм медицина техникасын ремонтлауны тәэмин итү системасын сакларга ярдәм итәчәк», - дип белдерде Светлана Захарова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз