news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада чәчүлек мәйданнарының 91 процент өлешендә эш төгәлләнгән

Бүген республикада 1,68 млн гектар җир чәчелгән.

Татарстанда чәчүлек мәйданнарының 91 процент өлешендә чәчү эшләре төгәлләнгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

«Татарстанда чәчү тәмамлану алдында. Озакка сузылган явым-төшемнәр язгы кыр эшләрен бераз тоткарлады, ләкин дым запасын җитәрлек итте. Апрель-майда 139 мм явым-төшем яуган, бу күпьеллык уртача күрсәткечтән ике тапкыр күбрәк», - диде министр.

Бүген республикада 1, 68 млн гектар җир чәчелгән, бу планның 91 процентын тәшкил итә. Бөртеклеләр – 94 процент, шикәр чөгендере – 97 процент, кукуруза – 76 процент, көнбагыш – 92 процент, рапс – 87 процент, бәрәңге һәм яшелчәләр 63 процент күләмдә чәчелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100