news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада быелгы уңыштан 141,2 мең тонна шикәр комы җитештерелгән

Татлы тамыр барлык мәйданнарның 99,8 процентында җыелып алынган.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда шикәр чөгендере җыеп алу эшләре тәмамлану алдында. 2016 елның 1 ноябренә 63,1 мең га (планнан 99,8 проценты) мәйданнан 2291,4 мең тонна уңыш алынган, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Сезон башыннан бирле республиканың шикәр заводларына 1392,4 мең тонна шикәр чөгендере кабул ителгән. Аларда тәүлеккә уртача 19,9 мең тонна чөгендер эшкәртелә.

Бүгенгә 968,1 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 141,2 мең тонна шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы – 14,3 процент тәшкил итә.

«Зәй шикәре» ААҖендә 84,4 мең тонна шикәр әзерләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә әлеге күрсәткеч 40 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә –17,1 мең тонна тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot