news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикада быел ике йөзләп кеше коррупция буенча җинаять җаваплылыгын үтиячәк
Закон бозучылар арасында егермедән артык җитәкче дә исәпләнә.
Скопировать ссылку
(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). Быел Татарстанда 200 кеше коррупциягә бәйле рәвештә, җинаять җаваплылыгына тартылган. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Козлов хәбәр итте.
"Бу, Идел буе федераль округы күрсәткечләре белән чагыштырганда, зур күрсәткеч. Димәк, эшебез нәтиҗәле. Җаваплылыкка тартылучылар арасында дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре бар", - диде Дмитрий Козлов.
Аның сүзләренчә, ришвәтчелек аркасында закон бозучылар арасында егермедән артык җитәкче дә исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2