news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада беренче сыйныфка керәчәк балаларның 79 проценты мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә әзерлек үтте

Республикада беренче сыйныфка керәчәк балаларның 79 проценты мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә әзерлек үтте

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Быел беренче сыйныфка баручыларның 79 проценты - мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең чыгарылыш балалары. Бу күрсәткеч шәһәрләрдә югарырак һәм 87,5 процент тәшкил итә, ә авылда - 67,1 процент. Бу турыда бүген ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

Бүген Татарстанда 1983 мәктәпкәчә учреждение эшли, анда 67 процент бала йөри. Гомумән алганда, Россия буенча бу күрсәткеч 58 процентка тигез. Моңа карамастан, республикада ел саен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштыру чираты арта. 2004 елда балалар бакчасына урнаштыру өчен чиратта 12 кечкенә татарстанлы торса, быел - 17 мең. Бигрәк тә бу проблема Казан, Чаллы, Түбән Камада кискен тора, дип хәбәр итте Данил Мостафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100