news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада бер атнада 5 кеше агуланып үлгән

Агулануга сәбәп булган әйберләр күпчелек очракта даруханәдән сатып алынган

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Токсикология мониторингы мәгълүматлары буенча, узган атнада республикада химик матдәләр белән агулануның 94 очрагы теркәлгән, аларның 33 очрагы - алкоголь эчемлекләр белән, 10 очрагы - наркотик препаратлар белән, 41 очрагы - дарулар белән, 10 очрагы - башка әйберләр белән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте.
Зыян күрүчеләр арасында 63 ир-ат, 31 хатын-кыз, шул исәптән 12 бала һәм яшүсмер бар. Агулануның 5 очрагы үлем белән тәмамланган.
Агулануга сәбәп булган әйберләр 33 очракта даруханәдән, 22 очракта кибеттән һәм 3 очракта санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан сатып алынган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100