news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада балалар арасында намаз уку бәйгеләре дәвам итә

Бәйге кызлар һәм малайлар арасында өч номинациядә аерым үткәрелә.

Республикада балалар арасында намаз уку бәйгеләре дәвам итә
dumrt.ru

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар арасында намаз уку буенча бәйгеләр дәвам итә. Шуларның берсе 14 апрель көнне Алабуга шәһәренең “Әҗмәл” мәчетендә үтте. Анда 12 яшькә кадәрге 60тан артык бала катнашты. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов мөрәҗәгать итте. “Намаз – динебездә фарыз булып йөкләтелгән иң әһәмиятле гыйбадәт төрләренең берсе. Шуңа балаларны намаз укуга кечкенәдән гадәтләндерү тиешле – бу әти-әниләрнең бурычы. Балаларда намазга мәхәббәт тәрбияләү исә бүгенге бәйгенең төп максаты”, – дип билгеләп узды ул.

Бәйге кызлар һәм малайлар арасында өч номинациядә аерым үткәрелде: мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм 1-2 нче сыйныф укучылары, 3-4 нче сыйныф, шулай ук 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында. Катнашучыларның белемнәрен мөгаллимнәрдән һәм имамнардан торган тиешле әзерлекле жюри бәяләде.

Абыйлы-энеле Ясин һәм Ямин Хәйдәровлар - мөхтәсибәт уздыра торган бу төр бәйгеләрдә даими катнашучылар. Алар бер намазны да калдырмыйлар, аның барлык таләпләрен үтиләр. Ә 4 яшьлек Госман Усманов намазны әтисе Ринат артыннан кабатлап өйрәнгән. Сабый хөкемдарларның күңелен яулады. Тавышы да, намазның барлык кагыйдәләрен төгәл итеп үтәве дә башкалардан аерылып торды.

Җиңүчеләрне ачыклаганда намаздагы хәрәкәтләрнең дөреслеге, аны үтәү тәртибе, аеруча Кәлам Шәриф сүрәләрен дөрес итеп уку исәпкә алынды. Балалар намаз укып күрсәттеләр, шулай ук жюриның теоретик сорауларына җавап бирделәр. Бәйге ахырында җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаучыларга һәр номинациядә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да сертификатларга ия булды.

Балалар арасында намаз уку буенча район күләмендә оештырылган бәйгеләрнең чираттагысы Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә үтте. Анда 30га якын бала катнашты. Бәйге шулай ук өч номинациядә малайлар һәм кызлар арасында аерым уздырылды. Иң кечкенә конкурсантка нибары 3 яшь иде. Бәйгедә катнашучылар иң элек намаз укый белүләрен күрсәтте, аннары жюри әгъзаларының өстәмә сорауларына җавап бирде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100