news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада "Ата-аналар интернет-җыелышы" яңа проекты гамәлгә куела башлый

Беренче Республика интернет-җыелышы 17 ноябрьдә уздырыла.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Республикада "Ата-аналар интернет-җыелышы" яңа проекты гамәлгә ашырыла. Бу  - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән министрлык каршындагы Иҗтимагый советның уртак инициативасы.

Проектның темасы укучыларның уку процессына адаптациясе, балалар белән ата-аналар арасында кризислы вазгыятьләрне көйләү, виртуаль киңлектә балаларның тәртибе, үсмерләрнең һөнәр сайлавы мәсьәләләре һәм ата-аналар өчен кызыклы башка темаларны үз эченә ала.

Трансляция вакытында алдан җибәрелгән сорауларга җаваплар һәм белгечләрдән квалификацияле киңәшләр алырга мөмкин булачак.

Сораулар roditelirt@mail.ru. электрон почтасына кабул ителә. Ата-аналар интернет-җыелышының беренче утырышын Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм республика министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән буенча комиссиясе әгъзасы Асия Тимирясова алып барачак.

Җыелышның онлайн-трансляциясе В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты сайтында (https://ieml.ru/) алып барылачак. Республика ата-аналар интернет-җыелышы кысаларында 17 ноябрьдә 12.00-13.30 сәгатьләрдә экспертлар белән ата-аналар очрашуы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100