news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада аренда торагы программасы гамәлгә керә башлый

Казанда инде предприятие һәм гражданнарның исемлеге әзерләнгән

 (Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда гамәлдә булган “2007-2027 елларда шәһәрлеләргә торак” муниципаль программасы буенча бюджет оешмаларында эшләүчеләргә, яшь галимнәргә һәм белгечләргә берничә өлешкә бүлеп түләү шарты белән торак бирүне күздә тота. Категориягә карап түләнмәгән өлешнең ставкасы 7 яки 11 процент тәшкил итәчәк. 2013 елда әлеге программа кысаларында 79 гаилә үзенең торак шартларын яхшырткан, 2014 елда – 10 гаилә. Узган елның 31 декабрь белешмәләре буенча, 574 гаилә шушы программа буенча исәптә тора һәм аларның 213е 7 процентлы ставка белән бюджеттан максатчан финанслана, калганнары 11 процентлы ставка белән – бюджеттан тыш максатчан финанслау шартларында.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Абдулхаков идарәнең узган елдагы эшчәнлеге һәм быелга планнары турындагы докладында халыкны торак белән тәэмин итү программаларының тормышка ашырылышы хакында аңлатма биреп, шул хакта шәрехләде.

Муниципаль һәм республика программаларын тормышка ашырудан кала, 2015 елда республиканың Дәүләт торак фонды белән бергә аренда торагы программасы гамәлгә керә башлый. Инде предприятие һәм гражданнарның исемлеге әзерләнгән, анда 1 меңнән артык гаилә теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot