news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада алданган өлешчеләрнең алты проблемалы объекты исәпләнә

«Алданган өлешчеләр проблемасы ел азагына кадәр хәл ителмәс дигән куркыныч күрмибез», - диде Хөкүмәт рәисе Алексей Песошин.

Татарстанда узган елда алданган өлешчеләрнең тугыз торак йорты файдалануга тапшырылган. Тагын алты проблемалы объект калып килә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 31 нче утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

«Үткән елда мәйданы 187 мең квадрат метр тәшкил иткән тугыз проблемалы объектны кулланышка тапшырдык. 2405 кеше яңа фатирлы булды. Тагын алты объект кала, бу 469 өлешче, гомуми мәйданы – 22 мең квадрат метр», - диде Песошин.

Ул ике торак йортның берсе ел азагына кадәр төзелеп бетәчәген әйтте. «Бу йорт буенча мәсьәлә «60 ка 40» кушып финанслау программасы буенча ДОМ.РФ аркылы хәл ителә. Республика ягыннан да, ДОМ.РФ. тарафыннан да финанслау билгеләнгән. Юридик формальлекләр үткәрү кирәк», - диде.

ТР Премьер-министры былтыр «МЧС» торак компексында ике йорт файдалануга тапшырылуын искәртте. «Ел азагына кадәр ул территорияләрдә парковкалар эшләнеп бетәр дип көтәбез. Тагын ике йорт – Түбән Камада. Аларда физик зат булган өлешчеләр юк, кайбер биналарны үзенә алган юридик зат бар. Бу алданган өлешчеләр түгел, башка категория. Юридик процедуралар кирәк», - диде.

Песошин алданган өлешчеләр проблемасы 2007 елда барлыкка килгәнен искәртте. 2021 елга кадәр 141 проблемалы объект кулланышка кертелгән. Бу 18 меңнән артык өлешченең проблемасы хәл ителгән дигән сүз. 1 млн 324 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган. «Алданган өлешчеләр проблемасы ел азагына кадәр хәл ителмәс дигән куркыныч күрмибез», - диде Хөкүмәт рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100