news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада «Абилимпикс» - 2025 төбәк чемпионаты тәмамланды

Республикада «Абилимпикс» - 2025 төбәк чемпионаты тәмамланды
Фото: ТР Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте

10 марттан Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты узды.

Чемпионат катнашучылар саны буенча да, компетенцияләр саны буенча да рекордлы. Ярышларда төбәкнең 247 уку йортыннан 1619 конкурсант катнашты, шул исәптән урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән – 64, югары уку йортларыннан – 10, мәктәпләрдән – 173. Чемпионат нәтиҗәләре буенча 1158 кеше 129 компетенция буенча җиңүче булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр, термокружкалар, сумкалар тапшырылды.

Фото: © ТР Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте

«Абилимпикс» - ул ярышлар гына түгел, ул инклюзив җәмгыятьне үстерү өчен көчле импульс, анда һәр кеше үз мөмкинлекләрен ача ала. Бу хәрәкәт безгә талант һәм хезмәт сөючәнлекнең чикләр белмәвен искәртә. Илебезнең һәр төбәгендә «Абилимпикс» инвалидлык һәм сәламәтлек буенча чикләүләр булган кешеләрне үз-үзләренә ышанырга рухландыра. Чемпионатның төбәк этабында җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйм», - дип билгеләп үтте Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.

Фото: © ТР Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы «Абилимпикс» хәрәкәтенә 2016 елда кушылды. Бу 10 ел эчендә төбәк чемпионатында катнашучылар саны 89 тапкырга арткан – 2016 елда 18дән 2025 елда 1619га кадәр. Ярыш компетенцияләре саны да артты – беренче төбәк чемпионатында катнашучылар саны 5тән агымдагы чемпионатта 129 га җитте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100