Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикада 41 район язгы кыр эшләрен башлап җибәргән
Зәй һәм Тәтеш районнарында уҗымнарны эшкәртү инде төгәлләнгән.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда язгы кыр эшләрен башлап җибәргән районнар саны 41гә җитте. Быел яз иртә килү сәбәпле, кырлардагы уҗымнарны тукландыру эшләренә авыл хезмәтчәннәре иртәрәк кереште.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте китергән исемлектә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Пиртәч, Балык Бистәсе, Тукай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Саба, Спас, Теләче һәм Чирмешән районнары бар.
Бүгенге көндә уҗымнар — 162,1 мең гектарда (барлыгы 486,7 мең гектар), ә күпьеллык үләннәр 50,1 мең (барлыгы 484,1 мең гектар) гектарда эшкәртелгән.
Зәй һәм Тәтеш районнарында бу төр эшләр инде төгәлләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз