news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада 4,5 айда 273 автопредприятие һәм юлларда 7,5 мең автомашина тикшерелгән

Шулардан 1264енең ягулыгы һавага зарарлы матдәләрне нормадан күпкә артык чыгаруы ачыкланган, арада «кара исемлек»кә кергән предприятиеләр бар

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «ТАИФ-НК» ААҖ, «Татнефть-АЗС-Центр» ААҖ һәм «Җылылык энергиясе ресурсларын рациональ куллану идарәсе» дәүләт учреждениесе белән берлектә Казан шәһәрендә автомобиль транспортының мотор ягулыгын «Евро-4» стандартына туры китереп күчерү чаралары гамәлгә ашырыла, дип белдерде бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының коллегия утырышында 9 айлык эшчәнлек нәтиҗәләре буенча доклад белән чыккан министр Әгъләм Садретдинов.

«Евро-4» ягулыгы, «Евро-2» белән чагыштырганда, янганнан соң автмосфера һавасына зарарлы матдәләрне 5-10 тапкырга азрак чыгара, нәтиҗәдә, Казанда автотранспорттан чыккан зарарлы ягулык калдыклары 1,8 мең тоннага, ягъни 1,7 процентка кимегән. Ә инде «Евро-4» класслы ягулыкка тулысынча күчү атмосферага чыгасы зарарны 7,1 процентка кадәр киметү мөмкинлеге бирәчәк, диде министр. Мәсәлән, 10 октябрь мәгълүматлары андый төр ягулыкның республика башкаласындагы 25 автомобиль ягулыгы салу станциясендә (АЗС) кулланылышка бирелүе хакында сөйли. Бу исә сатыла торган ягулыкның хәзер 24 процентын тәшкил итә, ягъни 78 мең тонна.

ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге мәгълүматларына таянып, Ә.Садретдинов, автомобиль юллары буенда һавада углерод оксиды, азот окисьләре, формальдегид һәм углеводород тупланмалары буенча куркынычсыз булган норманы 5,2 процентка узып киткән районнар бар, ә менә федераль трасса узган Казан, Яшел Үзән, Зәй, Алабуга, Бөгелмә, Нурлатта ул күрсәткеч 11,5 процентка кадәр җиткән, дип мәсьәләнең актуальлегенә басым ясап әйтте.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә 15 майдан 1 октябрьгә кадәр республикада үткәрелгән «Саф һава-2009» операциясе барышында 273 автопредприятие һәм юлларда 7,5 мең автомашина тикшерелгән (былтыр 9 айда – 4,8 мең), шуларның 16,8 проценты, ягъни 1264е һавага зарарлы матдәләрне нормадан күпкә артык чыгаруы ачыкланган. Нәтиҗәдә, 1080нән артык протокол төзелгән һәм 340 мең сумлык гомуми штраф салынган (былтыр – 172 мең сумлык). Арада Азнакай, Тәтеш, Мөслим автотранспорт предприятиеләре, Азнакайның «Нефтетранс», Чаллының «Престиж» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре машиналары бу яктан аерылып тора, дип шәрехләде министр Ә.Садретдинов һәм аларның контрольда торуын белдерде.     


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100