Республикада 30 сентябрьгә кадәр “Уңыш – 2014” операциясе бара
Урлашу фактлары хакында хәбәр бирү сорала
(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). 30 сентябрьгә кадәр республикада “Уңыш – 2014” оператив-профилактик операциясе бара.
Операция барышында полиция хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы продукциясенең, терлек азыгының, ягулык-майлау материалларының, запас частьләрнең, авыл хуҗалыгы техникасын саклау урыннарында комплекслы тикшерүләр үткәрәчәк. Шулай ук бөртекле культураларны, фураж, терлек азыгын урлау фактларын ачыклау, бу хәлне булдырмау өчен максатчан оператив кисәтү чаралары уздыру күздә тотыла. Урлашу фактлары хакында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның “02” телефоны буенча яки хокук мсаклау органнарының җирле бүлекләренә хәбәр бирүе сорала, анонимлык гарантияләнә, дип яза Кукмараның “Хезмәт даны” газетасы.