news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада 263 кешедә коронавирус табылган

93 кеше хастаханәдә, 170 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә 263 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Биш кеше чирне республикага читтән алып кайткан, калганнары авыру кеше белән очрашудан соң авырый башлаган.

«93 кеше хастаханәгә салынды, 170 кеше өйдә дәвалана», – диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда 144 ковид очрагы теркәлгән, Чаллыда - 28. Районнар арасында иң күп авыручылар Чистай (18), Түбән Кама (12), Питрәч (9) муниципалитетларында ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле, вирус йогынтысында барлыгы 35 794 кеше авырды, 28 879 кеше савыкты, шуларның 486сы узган тәүлектә сәламәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot