Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада 25 көндә 49 кешенең гомере юлда өзелгән
ЮХИДИ идарәсе статистика шуны раслый
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Ноябрьның 25 көнендә Татарстанда 49 кешенең гомере сәфәрдә чакта өзелгән, тагын 489ының тәне ашыгыч медицина ярдәме күрсәтерлек дәрәҗәдә җитди каза күргән. Кешеләргә турындан-туры шундый бәла-каза китергән 404 транспорт һәлакәтенең 147се Казанда булып, алар аркасында 5 кеше хәзер исәннәр арасында юк, 171е имгәнгән, җәрәхәтләнгән.
ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе статистика таблицасы шуны раслый.
Казанның ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, узган ялларда Казанда 348 транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның 16сында каза күрүчеләр бар. Аерым алганда, 5 җәяүлене бәрдергәннәр, 7 очракта транспорт бәрелешкән, 2 очракта каршылыкка килеп төртелгән, шулай ук җәмәгать транспортында пассажирлар егылуның 2 очрагы билгеле. Шулар нәтиҗәсендә, 24 кешенең тәне төрле дәрәҗәдә зыян күргән һәм алар арасында 10сы – машина йөртүче, 8е - пассажир, 6сы - җәяүле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз