news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Республикада 18 кеше дару кулланып агуланган
Бу атнада Татарстанда 55 кеше химик матдәләр белән агуланган
Скопировать ссылку
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе тарафыннан уздырыла торган токсикологик хәлгә мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу атнада Татарстанда 55 кеше химик матдәләр белән агуланган. Шул исәптән, исерткеч эчемлекләр белән – 16, дару препаратлары белән – 18, башка матдәләр белән агулануның 21 очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләр арасында 37 ир-ат, 18 хатын-кыз, 4 бала һәм яшүсмер булуы мәгълүм. 17 кеше агуланып үлгән. Агулануга китергән матдәләр даруханәләрдә, кибетләрдә һәм рөхсәт ителмәгән сәүдә нокталарында сатылган. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot