news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада 172,5 мең тонна шикәр комы җитештерелгән

Сезон башланганнан бирле республиканың шикәр заводларына 1526,1 мең тонна татлы тамыр китерелгән.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башланганнан бирле республиканың шикәр заводларына 1526,1 мең тонна татлы тамыр китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә – 854,1 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 457,9 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 214,2 мең тонна, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Предприятиеләрдә тәүлеккә уртача 9,6 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртүгә әзерләнә.

Шикәр заводларында барысы 1177,5 мең тонна чөгендер эшкәртелгән, 172,5 мең тонна шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы – 14,4 процент.

«Зәй шикәре» ААҖендә 99,6 мең тонна шикәр әзерләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 50,9 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә – 21,9 мең тонна.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100