news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикада 1500 мең тоннага якын шикәр чөгендере эшкәртелгән

Сезон башыннан бирле 219,9 мең тонна шикәр җитештерелгән.

(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан бирле республиканың шикәр заводларына 1685,9 мең тонна чөгендер китерелгән. «Зәй шикәре» җәмгыятенә 854,5 мең тонна туры килә, «Буа шикәре»нә – 580,7 мең тонна, «Нурлат шикәре»нә - 250,8 мең тонна. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шикәр заводларында сезон башыннан бирле барысы 1497,2 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 219,9 мең тонна шикәр җитештерелгән, шикәр чыгышы 14,4 процент тәшкил итә.

«Зәй шикәре» ачык акционерлык җәмгыятендә 121 мең тонна шикәр эшләнгән, «Буа шикәре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә – 68,8 мең тонна, «Нурлат шикәре» ябык акционерлык җәмгыятендә – 30,1 мең тонна.

news_right_1
news_right_2
news_bot