news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада 112 номерына шалтыратучының кайдалыгын билгеләүче система эшли башлады

Татарстанда координата буенча абонентның кайдалыгы турындагы мәгълүматны ике элемтә операторы гамәлгә ашыра.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Татарстанда 112 ашыгыч оператив хезмәтләрне ярдәмгә чакыру номерына шалтыратучының кайдалыгын билгеләүче система эшли башлады. Әлегә ул тест режимында эшли. Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

Шул рәвешле, диспетчер, шалтырату кабул итеп алганда ук, кешенең геолокациясен билгели алачак. Элегрәк бәлагә юлыккан кешенең кайдалыгын, шалтыратучы сүзләреннән генә билгеләп була иде. Әлеге система коткаручыларга тизрәк ярдәмгә килергә мөмкинлек бирәчәк.

Республикада координата буенча абонентның кайдалыгы турындагы мәгълүматны ике элемтә операторы гамәлгә ашыра – "ЭР-Телеком Холдинг"акционерлык оешмасы ("Дом.ру") һәм "МТС" элемтә операторы.

"Татарстан Республикасы территориясендәге гамәлдәге башка элемтә операторлары хәзерге вакытта системага мәгълүмат тапшыруның техник мөмкинлеген сыный ", – дип искәртеп уздылар министрлык матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100