Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республикада 100 ел эчендә төшерелгән фильмнар электрон каталогка тупланачак
2022 елда «Татаркино» базасында түләүле онлайн-кинотеатр эшли башлаячак.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТАССРда 100 ел эчендә төшерелгән барлык фильмнар электрон каталогка тупланачак.
«Без республика территориясендә төшерелгән барлык фильмнарны бергә җыячакбыз — нәфис фильмнарны да, документаль фильмнарны да, хрониканы да», — диде «Татаркино» оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова.
Әлеге масштаблы эш татарстан кинематографының 100 еллыгына багышлана. Ул 2024 елда билгеләп үтеләчәк.
Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, 2022 елда «Татаркино» базасында түләүле онлайн-кинотеатр эшли башлаячак.
«Электрон каталогтан тыш, "Татаркино"ның фотоелъязмасы да әзерләнәчәк. Аларда безнең кинематографиянең барлык тарихы чагылачак», — диде «Татаркино» җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз