news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада 1,7 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды

Быел гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Республикада 1,7 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Республикада 1,7 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына карата 107 процент тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча агымдагы елда гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Статистика органнарында хәбәр ителгәнчә, бүгенге көндә 37 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә (17 объект буенча төзелеш тәмамланган), уртача дәрәҗәдә - 33 объект, түбән әзерлек дәрәҗәдәге 18 объект бар.

Социаль программа кысаларында 447 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Программа 309 ятим баланың һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм алар арасыннан булган затларның торак шартларын яхшыртуны күздә тота. Шулай ук 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы 33гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча төзелеп килүче 49 объектның 34е – югары һәм 15 йорт уртача әзерлек дәрәҗәсендә. «Уңайлы мохит» программасы кысаларында 12 гомуми белем бирү учреждениеләрен адаптацияләү планлаштырыла. Бүгенге көндә 9 объектта эшләр тәмамланган, 3 объектта эшләр дәвам итә.

Җылыту сезонына әзерлек тәмамланып килә. «Бүгенге көндә 11 мең 843 күп фатирлы йортка үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасы әзерләнгән. <...> Сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф һәм мәдәният объектлары җылылык җибәрүгә әзер. Социаль өлкә объектлары инде җылытыла башлады», - дип сөйләде Ирек Фәйзуллин агымдагы нәтиҗәләр турында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100