news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләренә чуваш, мари, мордва, удмурт әдипләре белән плакатлар таратыла

Татарстан китап нәшрияты 980 данә плакат чыгарган.

Татарстан мәктәпләренә чуваш, мари, мордва, удмурт әдипләре белән плакатлар таратыла
Рамил Галиев

Татарстан китап нәшрияты чуваш, мари, удмурт, мордва халыкларының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре сурәтләнгән мәгълүмати плакатлар ясау эшен төгәлләгән.

Плакатлар республиканың муниципаль берәмлекләрендәге мәктәпләр өчен 980 данә гомуми тираж белән нәшер ителгән. Бу хакта «Татар-информга» Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.

«Мәктәптә химия кабинетында без Менделеевның портретын искә төшерәбез, ә рус әдәбияты кабинетында Пушкинны. Үзебезнең татар шәхесләребез онытылып бара. Шуңа күрә җәй дәвамында Татарстандагы барлык мәктәпләргә татар әдипләре төшерелгән 21 меңнән артык сурәтне тараттык. Һәр мәктәпкә унбишәр плакат. Бу атнада мәктәпләргә үз милләтендәге шәхесләре төшерелгән плакатларны бүләк итәбез. Моның белән генә чикләнмибез дигән өметтә калам», – диде ул.

Һәр плакатта күренекле шәхеснең портреты, аның турында кыскача мәгълүмат сурәтләнгән.

  • Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Илдар Сәгъдәтшин

Фото: © Рамил Галиев

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100