Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республикабызның көндәшлеккә сәләтлелеге талантлар белән ничек эшләвебезгә бәйле булачак – ТР Президенты
Татарстанда талантлар белән идарә итүнең стратегик программасы старт алды
(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда “2015 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә” дәүләт программасы гамәлгә ашырылачак. Бүген программаның имзалануы турында Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә ачылган "Сәләтләргә юл ачу" халыкара форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Әйтергә кирәк, дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында берьюлы өч чара уза. 1-6 декабрь көннәрендә "Сәләтләргә юл ачу" яшьләр мәктәбе уза, 3-4 декабрь көннәрендә "Сәләтләргә юл ачу" халыкара форумы, "Минем шәһәр. Минем талант" ЭКСПО күргәзмәсе үткәрелә.
ЭКСПО чарасы - ачык күргәзмә һәм фикер алышу мәйданчыгы, ТР балалары һәм яшьләренең потенциалы үсеше өчен мөмкинлекләрнең интерактив галереясы. ЭКСПО кысаларында укучылар, студентлар һәм ата-аналар берләшмәсе яшьләрнең киләчәктә нәтиҗәле үсеше өчен мөһим булган компанияләр, проектлар белән якыннан таныша алачак. ЭКСПО территориясендә 1000 укучы һәм студент Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары тәкъдим итә торган мөмкинлекләр турында беләчәк, Татарстан территориясендә үз талантыңны куллану буенча үсеш карталарын төзиячәк, эш белән тәэмин итүче оешма вәкилләре катнашында карьера баттлында көч сынашачак.
Яшьләр мәктәбе кысаларында Татарстан Республикасы талант ияләренең иң лаеклы вәкилләре: төрле республикакүләм, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар, олимпиадалар, фән, техника, социаль өлкә, спорт, мәдәният һәм сәнгать, эшмәкәрлек кебек өстенлекле өлкәләрдәге проект җиңүчеләре, лауреатлары, стипендиатлары җыелачак. Мәктәпнең ачык мәйданы үз сәләтен казанышлары белән раслаган яшьләр белән очрашырга мөмкинлек бирә.
Форумның ачык фәнни-технологик мәйданчыгы талантларны барлау һәм яшьләрнең сәләтен һәм мөмкинлекләрен үстерү белән мәшгуль эксперт, тикшеренүчеләрне, остазларны, педагогларны һәм җитәкчеләрне үзенә җыйган. Форумның төп партнерлары арасында – ТР компанияләренең кадрлар хезмәте, предприятиеләр, инновацион проектлар җитәкчеләре.
Форум программасында, пленар утырыштан тыш, проект студияләрен, бүген кабул ителгән дәүләт программасы проекты нигезендә “ТРда талантлар белән идарәнең юл картасы” стратегик сессиясен уздыру каралган.
Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов “Минем шәһәр. Минем талант” күргәзмәсе белән танышты, анда төрле яшьләр проектлары әйдаманнары, остазлар эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим иткән.
Президент утырышта ясаган чыгышында бүгенге көндә республикада сәләтле яшьләр белән элемтәләр урнаштыру буенча яңа калыпка салынган эшкә старт бирелүен ассызыклады. “Без һәрвакыт талант ияләренә игътибарлы булып, алар белән шөгыльләнеп килдек, әмма бу эштә системалылык җитми иде”, - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов талантлар генераторы буларак төрле яшьтәге балалар һәм яшьләр өчен мәгариф учаклары һәрвакыт актив эшчәнлек алып барырга тиешлегенә ишарәләде. Ул талантлар белән идарә итү әһәмияте мәсьәләсенең ел ярым элек үк күтәрелгәнен искәртеп, бүген “2015 елдан 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә” дәүләт программасы кабул ителгәнен хәбәр итте. Аны финанслау өчен алты ел дәвамында ел саен 100 млн сум акча бүлеп биреләчәк, өстәмә чаралар өстәмә рәвештә финансланачак. “Республикабызның көндәшлеккә сәләтлелеге талантлар белән ничек эшләвебезгә бәйле булачак”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов сәләтлеләр белән идарә итүнең Россиянең һәр төбәге өчен мөһим мәсьәлә булырга тиешлегенә басым ясады. “Әгәр башкалар белән үз программабызны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашып, бер үк вакытта башка алдынгы методикаларны өйрәнсәк, калыплашкан җитди эшкә ирешәчәкбез, - дип Президент мондый аралашу мәйданчыгының әһәмиятен билгеләп узды. – Үзебезнең дөрес юлда булуыбызда шигем юк. Бу тарихта яңа бит булачак. Бүген без программага старт бирәбез, киләсе очрашуда аның кайбер нәтиҗәләрен дә күрербез дип өметләнәм. Талантлар белән идарә итү – безнең республика өчен өстенлекле бурыч”.
Аннан соң яшьләр ТР Президентына төрле инициативаларын, уй-фикерләрен җиткерде. Кемдер социаль инновацион стартапларга квота сорап мөрәҗәгать итте. Республикадан читкә китеп эшләүче яшьләр генә түгел, ә читтән янә Татарстанга кайтып, проектларын гамәлгә ашырырга, инвестицияләр кертергә әзер булган ватандашларыбыз булуы турындагы фикер дә яңгырады.
Пленар утырышта шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз