news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикабызның быелгы иң көчле 10 укытучысы

«Татарстан Республикасы укытучысы–2008» конкурсы нәтиҗәләре мәгълүм булды

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.)  21 апрель көнне старт алган «Татарстан Республикасы укытучысы–2008» конкурсының республика этабында катнашкан 53 педагог арасыннан үзен һәрьяктан көчле белгеч итеп күрсәткән 10 укытучы лауреатлар буларак игълан ителде. Алар: Ирина Рябкова (Казан, 3 нче гимназия), Гүзәлия Сәмигуллина (Казан, 122 нче гимназия), Лана Черкасова (Бөгелмә, 6 нчы урта мәктәп), Гөлүзә Бондарева (Менделеевск, 7 нче урта мәктәп), Эльмира Веселова (Казан, 39 нчы урта мәктәп), Гүзәл Минһаҗева (Чаллы, 44 нче урта мәктәп), Владимир Гончаров (Кама Тамагы районы, Сөйке урта мәктәбе), Илдар Миңлебаев (Апас районы, Кече Болгаер мәктәбе), Гөлнар Сабирова (Яңа Чишмә районы, Шахмай урта мәктәбе), Альбина Низамова (Тукай районы, Мусабай-Завод урта мәктәбе).
Әлеге конкурс барышында укытучылар педагогик идеяләр фестивалендә катнаштылар. Башкалабыз Казанның белем бирү учреждениеләрендә ике көн рәттән барган бу чарада алар дәресләр күрсәттеләр, үзанализ ясап, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук тәрбияви чаралар да үткәрделәр. Бүген исә конкурсның финалы – мастер-класслар үткәрелде. Монысы Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында булып, анда «Ныклы гаилә – ныклы дәүләт», «Гаилә – һәрнәрсәнең башлангычы» дигән темага чыгыш ясаулар күздә тотылган иде.
Ә инде 29 апрель көнне «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Татарстан Республикасы укытучысы–2008» конкурсының җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү, конкурсны ябу тантанасы була. Димәк, анда кем нинди бүләккә лаек булганлыгы игълан ителәчәк. Бүләккә, акчалата премияләрдән тыш, «ВАЗ-2107» җиңел машинасыннан алып сок чыгаргыч машинага кадәр бар.   


news_right_1
news_right_2
news_bot