news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Республикабызда ветераннар диспансеризация узачак
Быел Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре сәламәтлекләрен тикшерә алачак
Скопировать ссылку
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Быелның 30 апреленә кадәр Татарстанда Россия Федерациясе гражданнарына бушлай медицина ярдәмен күрсәтүнең дәүләт гарантияләре Программасын тормышка ашыру кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашкан ветераннар һәм инвалидларның хатыннары, “Камап алынган Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләр, үсмер чакта фашистларга әсирлеккә эләгүчеләр сәламәтлекләрен тикшерә алачак. Республика дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау учреждениеләрендә диспансеризацияне 142 мең кеше үтәчәк.
Быел ветераннарга өстәмә рәвештә УЗИ тикшерү, онкологик авыруларга скрининг уздырылачак, ишетү органнары функцияләре тикшереләчәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә күрә, Татарстанда яшәүче тыл хезмәтчәннәре күп булу сәбәпле, аларны диспансеризацияләү эше ел дәвамында башкарылачак.
Физик хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикләнгән ветераннар һәм инвалидлар янына махсус медицина бригадалары киләчәк. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүче ветераннар да игътибардан читтә калдырылмаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2