news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикабызда медицинаның офтальмология өлкәсе үстереләчәк

Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Россиядә Швейцариянең “Алкон” компаниясе генераль директоры Александра Третьякова белән очрашты

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Россиядә Швейцариянең “Алкон” компаниясе генераль директоры Александра Третьякова белән очрашты. Очрашуда шулай ук сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы Айдар Әмиров, “Алкон” компаниясенең хирургия бүлеге җитәкчесе Максим Бальберт катнашты.
«Алкон» дөньяда офтальмология хирургиясе, хирургия кораллары, офтальмологик препаратлар һәм күзләрне карау буенча материалларны җитештерү өлкәсендә лидер булып санала.
Республика клиник офтальмология хастаханәсе белән “Алкон” компаниясе 2003 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Соңгы очрашу вакытында ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен дәвам итү хакында сүз алып барыла. Министр Айрат Фәррахов республикада күрсәтелә торган югары технологик медицина ярдәме күләмен арттыру һәм көндәшлеген күтәрү өчен бәяләрне киметү мөһимлеген ассызыклый. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә республика офтальмологиясенә озак вакытка инвестицияләр җәлеп итү, медицинада кулланыла торган материалларга бәяләрне киметү турында килешенә. Бу исә янда калдырылган акчага елга өстәмә 150 операция ясарга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына катарактаны дәвалау буенча 1,5 миллион сумга 500гә якын операция ясау мөмкинлеге күрсәтелә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән “Алкон” компаниясе җиде районара үзәккә катарактаны дәвалау өчен 24 миллион сумга җиһазлар кайтарту турында да килешү төзелә. Очрашуда шулай ук республикабызның күз табиблары “Алкон” команиясе ярдәме белән Россиянең алдынгы клиникаларында белемнәрен камилләштерәчәк, дигән карарга киленә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100