news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республикабыз районнарында Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар уза

Шунысын искәртеп китәргә кирәк: айлык вакытында дәүләт телләре булган татар һәм рус телләре генә түгел, чуваш, мари, удмурт һәм башка халыкларның телләре

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Республикабыз районнарында 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар уза. Татарстанда 2000 нче еллар башыннан бирле бу көнгә нисбәтле чаралар айлык рәвешендә оештырыла. Шунысын искәртеп китәргә кирәк: монда дәүләт телләре булган татар һәм рус телләре генә түгел, чуваш, мари, удмурт һәм башка халыкларның телләренә дә игътибар бирелә.

Мәсәлән, Спас районы мәктәпләрендә ай дәвамында педагоглар һәм укучылар катнашында “Ике телем – ике канатым”, “Дөньяны телләр аша тану”, “Гасырлар аша килгән туган телем”, рус теле буенча КВН, чуваш теле буенча “Язык родной – дружи со мной” кебек чаралар, “Великий, могучий, правдивый и свободный русский язык” дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырыла. Хәтта шәһәр мәктәпләре арасында “Лингвиния” иленә сәяхәт” дип аталган компьютер газеталары бәйгесе, “Рус теле могҗизалары” викторинасы, “Телләр белгән – илләр гизгән” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.

Татарстанның Әлки районы җирлегендә “Пулҗсао – языковое путешествие”, “Тел – безнең байлыгыбыз”, “Телләр белгән – илләр гизгән” дигән темага телдән журналлар, “Бөек татар теле” темасына КВН, “Мәктәптә әдәби тел культурасы” дигән диспут, “Тел күрке – сүз” темасына әңгәмә”, “Татар теленең сүз байлыгы” дип аталган ачык дәрес, әдәби геройлар бенифисы, “Туган телем – чуваш теле” һәм башка чаралар уза.

Чирмешән районында исә “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасы кысаларында “Атам һәм анам теле” дип исемләнгән махсус кушымта чыгару, шулай ук рус, чуваш һәм мордва балалары арасында “Мин татарча сөйләшәм” бәйгесен уздыру, тел укытучылары белән очрашулар планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot