Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика үз чемпионнары белән горурланырлык булсын! – ТР Президенты
Президент фикеренчә, һөнәри клублар үзебезнең спорт резервын әзерләүдә сүлпәнлек күрсәтә
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Якын киләчәктә легионерлар чакыруга түгел, ә үз спортчыларыбызны әзерләүгә өстенлек бирелергә тиеш. Республика үз чемпионнары белән горурланырлык булсын!
Бу хакта бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына аның икенче утырышында республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасы белән чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үтте.
Республика башлыгы спортның уен төрләрендә һөнәри клублар эшчәнлегенә аерым тукталды. Аның фикеренчә, үзебезнең спорт резервын әзерләүдә алар сүлпәнлек күрсәтә. “Карашларны үзгәртергә кирәк. Легионерлар чакыруга түгел, ә үз спортчыларыбызны әзерләүгә өстенлек бирелергә тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Президент билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республикада физик культура һәм спортны үстерү өчен күп нәрсә эшләнде. “Казан үзенең спорт башкаласы булуын тагын бер кат исбатлады. Универсиаданы уңышлы уздырганнан соң, Спортның су төрләре буенча 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерләнәбез. Аны да без югары дәрәҗәдә үткәрергә тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, республиканың спорт инфраструктурасына хәзерге вакытта 10 меңгә якын спорт объекты, өсте ябулы заманча 120 комплекс керә. Аларны нәтиҗәле файдаланырга кирәк, дип әйтте республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, массакүләм спортны үстерүдә киләсе уку елыннан ГТО комплексын яңадан кертү турында карар кабул ителү дә үз ролен уйнарга тиеш. “Халык сәламәтлеген яхшыртуга бу яхшы этәргеч бирер дип уйлыйм”, - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз