news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика юлларындагы һәлакәтләрнең Кайбыч, Алексеевск турысындагыларында корбаннар бар

Октябрьнең 26 көнендә республика юлларында транспорт белән бәйле 506 һәлакәт 71 кешенең гомерен өзгән, 579 кеше имгәнгән-җәрәхәтләнгән

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). 26 октябрь көнне Кайбыч – Русаков урман хуҗалыгы юлының 11 нче чакрымында «ВАЗ-2112» автомобиле барган юлыннан аска төшеп капланган. Алдан ясалган фаразлар буенча, машина белән идарә иткән 1985 елгы зат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаганга шундый хәл килеп чыккан. Җитмәсә, ул куркынычсызлык каешларын да эләктермәгән, нәтиҗәдә, алган җәрәхәтләреннән шушы урында җан биргән.

 Казан – Оренбург юлының 98 нче чакрымында (Алексеевск районы турысы) 18.40 сәгатьтә булган һәлакәткә дә шушы ук сәбәп китергән дип фаразлана. «Опель Вектра» автомобиле (идарә итүче 1951 елгы) җәяүлене таптаткан. Юл аша тиешле булмаган урыннан чыгып барган 1951 елгы әлеге җәяүле имгәнүләреннән шунда ук һәлак булган.

 Республиканың ЮХИДИ идарәсе юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге хәбәр иткәнчә, шушы ук юлның 313 нче чакрымында (Бөгелмә районы турысы) моннан алдарак, көндезге 10 тулып узгач, икенчел дәрәҗәдәге юлда «ГАЗ-2507» йөк машинасы белән идарә иткән 1980 елгы зат төп юлдан барган «ВАЗ-2112» автомобилен юллар чатында үткәреп җибәрмәгән һәм машиналар бәрелешкән. Һәлакәттән соң йөк машинасы шоферына урында медицина ярдәме күрсәтелгән, аның пассажиры (ул 1948 елгы), тагын җиңел машина белән идарә иткән 1966 елгы зат һәм аның пассажиры Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә озатылган. 

 Җыеп кына әйткәндә, октябрьнең 26 көнендә республика юлларында транспорт белән бәйле 506 һәлакәт 71 кешенең гомерен өзгән, 579 кеше имгәнгән-җәрәхәтләнгән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100