Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика юлларында бу айда һәлак булучылар саны 57гә, җәрәхәтләнүчеләр 460ка җитте
Соңгы 20 көндә арлыгы 410 һәлакәт булган, фаҗигагә китерү сәбәпләре автотранспорт тизлеген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек сайлый алмауга бәйле, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Октябрьнең 20 көнендә Татарстан юлларында транспорт катнашында 410 һәлакәт булган, шулар нәтиҗәсендә 57 кеше үлгән, 460ы имгәнгән-җәрәхәтләнгән.
Шулар хакында республиканың ЮХИДИ идарәсе юлларда хәрәхәт иминлеген пропагандалау бүлегеннән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, мәсәлән, кичә Казан – Оренбург юлының 117 нче чакрымында сәгать иртәнге 5 тулганда «ПАЗ-3205» автобусы юл астына төшеп киткән. Автобус белән идарә итүче 1955 елгы шофер, алдан ясалган нәтиҗәләр буенча, транспорт тизлеген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек сайлый алмаган. Пассажир транспортының 5 юлчысына урында медицина ярдәме күрсәтелгән, тагын 1се Чистайның үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Ул көнне кичке 6 тулып узгач Казан – Малмыж юлының 83 нче чакрымында, Арча районы турысында, «ГАЗ-350701» автомобиле белән идарә итүче 1964 елгы зат та, шул ук сәбәпле, юл кырыеннан шушы ук юнәлештә барган велосипедчыны яннан бәрдергән һәм имгәнгән-җәрәхәтләнгән 1954 елгы әлеге хатын-кыз һәлак булган.
Аннан алдарак, 19 ы көнне иртәнге 4тән соң, Казан – Оренбург юлының 69 нчы чакрымында «ВАЗ-2115» машинасы белән идарә иткән 1964 елгы зат зур тизлектә юлдан төшеп капланган. Һәлакәт булган вакытта ул куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган, имгәнүләреннән ул шушы урында җан биргән, дип хәбәр итә Лаеш районының юллардагы патруль хезмәте. Шул ук көнне сәгать иртәнге 8 тулганда әлеге юлның 259 нчы чакрымында (Әлмәт турысы) «ВАЗ-2110» автомобиле белән хокукы булмаган килеш идарә иткән 1990 елгы егет зур тизлектә каршы як юнәлеш юлына чыккан һәм «УАЗ-3909» машинасына бәрдергән. «ВАЗ» рулендәге һәм аның янәшәсендәге пассажиры һәлак булган, арткы урындыктагысы бик нык җәрәхәтләнеп, «Татнефть» АҖ медсанчастена озатылган. Шулай ук «УАЗ» шоферы да әлеге хастаханәдә ята.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз