news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика югары уку йортларына 23 меңнән артык бюджет урыны бирелгән

Республика югары уку йортларына 2026 елга бакалавриат, специалитет, магистратура программалары буенча – 23 346 бюджет урыны, шул исәптән дәүләтнеке булмаган вузлар өчен 550 урын бирелгән. Кабул итү кампаниясендә 45 югары уку йорты, шул исәптән 28 дәүләт вузы катнаша.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шул хакта сөйләде.

Бюджет урыннары түбәндәгечә бүленгән:

Казан федераль университетына барлыгы 7831 урын каралган.

Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетына (КХТИ) 4038 бюджет урыны бүлеп бирелгән.

Туполев исемендәге Казан илкүләм техник университетына (КАИ) бюджет нигезендә 2752 урынга кабул итәчәкләр.

Казан дәүләт энергетика университетына 1905 урын бүленгән.

Казан дәүләт аграр университетына 1268 бюджет урыны каралган.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында – 1190 бюджет урыны.

Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенә 928 бюджет урыны каралган.

Калган 3436 урын башка уку йортлары арасында бүленәчәк.

Татарстан югары уку йортларына максатчан кабул итү буенча 2603 урын бүлеп бирелгән. Бюджеттан тыш түләүле нигездә белем алу өчен барлыгы 9655 урын каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot