Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасына беренче пациентлар килде
Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасы кичә тантаналы төстә ачылды.
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусына пациентлар килә башлады. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Мин сезгә пациентларның төгәл санын әйтмим, әмма анда пациентлар бар», — диде ул.
Шунысын да искәртик: кичә Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко татарстанлылар яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән дәваланачак урын белән танышты.
Татарстанның яңа медицина үзәге турында Sntat порталында тулырак укырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз