news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика йогышлы авырулар хастаханәсе 50 млн сумлык ремонттан соң ачылды

Төзүчеләр, беренче эш итеп, поликлиниканы һәм хастаханәнең кабул итү бүлеген төзекләндерделәр.

Республика йогышлы авырулар хастаханәсе 50 млн сумлык ремонттан соң ачылды
архив/Ильнар Тухбатов, Валерия Белова

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Профессор Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе поликлиника, кабул итү һәм бокс бүлекләрендәге капиталь ремонттан соң ачылды.

“Реконструкция этаплап башкарыла. Бу бинага 40 миллион сум сарыф ителгән, аның яртысы вентиляция системасын ясауга тотылган. Поликлиника бинасына 10 миллион сум тотылган”, - диде хастаханәнең баш табибы Марат Гатауллин.

Медицина оешмасы агымдагы елның март аенда ремонтлана башлады. Поликлиника бинасын һәм кабул итү бүлеген өлешчә үзгәрттеләр, түбә һәм фасадны, электр челтәрен, җылыту системасын һ.б. ремонтладылар.

Табиблар йөкләмәсе буенча, кабул итү-карау бокслары санын арттырдылар.

"Бина 2007 елда ачылган иде. Ул вакыттан соң санитар нормалар һәм кагыйдәләр катгыйланды. Ә безнең хастаханәләр һәрвакыт заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш”, - диде Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов.

  • Йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлеге аша тәүлегенә 150-200 кеше уза. Көн саен аларның 25-30 проценты хастаханәгә салына.

news_right_1
news_right_2
news_bot