news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика яшүсмерләр китапханәсе әдәби фестивальгә чакыра

Бүген Республика яшүсмерләр китапханәсендә «Библиофест: Яшьләр өчен китапханәдә уку фестивале» ачылды.

«Программада: күңелле дәресләр, лекцияләр, танылган язучылар белән әдәби очрашулар, мавыктыргыч квестлар һәм башка кызыклы чаралар уза», – дип хәбәр итә китапханә җитәкчелеге.

Фестиваль 23 октябрьдә «Полимер» мәдәният йортында ике әдәби персонаж – Гарри Поттер белән Нәни Принцны берләштергән «Гарри Поттер: Нәни Принц эзләре буйлап» дип аталган бәйрәм белән төгәлләнәчәк.

Фестиваль чаралары Галимҗан Ибраһимов урамы, 53Б адресы белән урнашкан Республика яшүсмерләр китаханәсендә үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot