news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика яшьләре арасында “Төбәгем, мин синең өчен җаваплы” темасына эсселар бәйгесе уза

18-30 яшьлек татарстанлылар үз эшләрен китапханәләргә 15 ноябрьдән дә калмый юлларга тиеш.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). 18-30 яшьлек татарстанлылар Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган “Төбәгем, мин синең өчен җаваплы” дигән темага эсселар бәйгесендә катнашырга чакырыла. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән бәйгене Республика яшүсмерләр китапханәсе оештыра. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итә.

Бәйгегә эшләр гариза белән берлектә район һәм шәһәр китапханәләре базаларында оештырылган оештыру комитетлары тарафыннан 2017 елның 15 ноябренә кадәр түбәндәге адреска җибәрелә:

420044, Казан шәһәре, Ибраһимов пр., 53Б, Республика яшүсмерләр китапханәсе. Йомгаклау 1 нче декабрьдә ясалачак.

Конкурс шартлары белән http://www.ryltat.ru/KonkursDoc/2017/pologenie.pdf сылтамасы буенча танышырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100