Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика яшьләр форумының “Куркынычсызлык” секциясендә катнашуга гаризалар кабул ителә
“Куркынычсызлык” секциясе – форумдагы 10 тематик мәйданның берсе
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә V Республика яшьләр форумы кысаларындагы “Куркынычсызлык” секциясе эш төркеменең күптән түгел беренче утырышы булды.
“Татар-информ” алдан язганча, Республика яшьләр форумы сәләтлеләргә җәмгыять өчен әһәмиятле, инновацион идея-проектлар тәкъдим итү мөмкинлеген тудыра. Биредә талантлы яшьләр фикердәшләр табарга, җәмәгать һәм дәүләт хуплавына ирешергә мөмкин. Форумда 16-30 яшьләрдәге талант ияләре (35 яшькә кадәрле яшь галимнәр), Татарстанның югары һәм урта махсус белем бирү йортлары студентлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы катнашырга мөмкин.
Форумдагы 10 тематик мәйданның берсе – “Куркынычсызлык” секциясе. Анда тәкъдим ителә торган проектлар кешеләрне хокукый тәрбияләүгә, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга, гадәттән тыш һәм экстремаль хәл шартларында эшчәнлеккә әзерлеккә, яшьләр арасында террорчылык, экстремизм, ксенофобия чагылышларын профилактикалауга, коррупциягә каршы көрәшкә багышлана. Секция кысаларында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казан федераль университеты түгәрәк өстәлләр оештырачак.
2013 елда форум финалына 46 проект чыккан иде. Яшь галимнәр “Куркынчсызлык” мәйданы кысаларында да үзләренең проектларын тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте. Мәсәлән, Руслан Гайсин виртуаль рәвештә Россия шәһәрләре буенча автобиль йөртергә өйрәтә торган веб-сервис проектын күрсәтте. Сания Латыйпова “Актив куркынычсызлык” мини-уенын тәкъдим итте. Ул 4-10 яшьләрдәге балаларның куркынычсызлык буенча белемнәрен ныгытуга юнәлтелгән. Евгений Тюфяков контраварияле йөртү буенча автотренажер проектын уйлап тапкан:и ул «В» категорияле транспорт чараларын йөртүчеләрне әзерли торган автомәктәпләр өчен эшләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз