news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика яшүсмерләр китапханәсендә – яңа зал

Бүген Республика яшүсмерләр китапханәсендә туган якны өйрәнү һәм матбугат залын тәкъдир итү чарасы узачак

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Республика яшүсмерләр китапханәсендә туган якны өйрәнү һәм матбугат залын тәкъдир итү чарасы узачак. Анда Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова катнашыр дип көтелә.

ТР Мәдәният министрлыгыннан алган мәгълүматка караганда, быел китапханәнең туган якны өйрәнү һәм милли әдәбият бүлеге туган якны өйрәнү һәм матбугат залына үзгәртеп корыла. Залның фондында 11 мең китап, 170 төрле журнал һәм гәзит саклана. Залда әдәбиятны бирүнең автоматлашкан системасы кулланыла.

Очрашуда Республика яшүсмерләр китапханәсе белән хезмәттәшлек итә торган мәктәп һәм лицейлар мөгаллимнәрен ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләклиячәкләр. Китапханә идарәчеләре укуны популярлаштыру чараларында актив катнашкан китап укучыларына да рәхмәт сүзләрен җиткерергә ниятли.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100