news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика яшүсмерләр китапханәсе Гаилә елы кысаларында берничә акция әзерләде

Татарстанның Республика яшүсмерләр китапханәсе һәр кварталның беренче декадасында китапханәгә яшь гаиләләрне бушлай яздыру акциясен үткәрә

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Россиядә узучы Гаилә елы кысаларында Татарстанның Республика яшүсмерләр китапханәсе һәр кварталның беренче декадасында китапханәгә яшь гаиләләрне бушлай яздыру акциясен үткәрә.
Яңа өйләнешүчеләрне уку залына, төбәкне өйрәнү һәм милли мәдәният, электрон ресурслар, мәгълүмати-белешмә бүлекләренә чакыралар. Францияне яратучылар, “МИК” яшьләр интеллектуаль клубларында, “Матурлык һәм мәңгелек белән очрашулар” сәнгать видеоуниверситетында да махсус программалар әзерләнгән.
Яшь гаиләләр өчен әдәбият “Гаилә һәм хокук”, “Гаиләдә тәрбия”, “Гаилә тормышы психологиясе”, “Минем иркен йортым”, “Сәламәт гаилә”, “Гаилә традицияләре” дип исемләнгән рубрикалар буенча бүленгән, ә фойеда гаилә һәм никах, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның традицияләре һәм йолалары мәсьәләләре буенча китаплар тәкъдим итүче даими эшләүче “Гаилә – серле йола сәхифәләре аша” күргәзмәсе әзерләнгән, шулай ук гаилә белән уку өчен кызыклы китаплар куелган.
Китап укучыларны күпләп җәлеп итү өчен Татарстанның Республика яшүсмерләр китапханәсе эш тәртибен дә үзгәрткән: хәзер аның ишекләре сишәмбедән якшәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 18.30 сәгатькә чаклы ачык.

news_right_1
news_right_2
news_bot