news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика ярдәм фонды ТФБ-финанс кертемчеләренә 1 миллион 260 мең сум түләргә әзер

ТФБ-финанс кертемчеләренә түләүләр турындагы карар ТР Хөкүмәте һәм прокуратура белән килештереләчәк.

Республика ярдәм фонды ТФБ-финанс кертемчеләренә 1 миллион 260 мең сум түләргә әзер
Рамиль Гали

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Республика ярдәм фонды ТФБ-финанс кертемчеләренә 1 миллион 260 мең сум түләргә әзер. Фондның рәисе Айрат Нуретдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.

«Әгәр без ТФБ-финанс кертемчеләре таләпләренең бер өлешен генә канәгатьләндерсәк тә, уртача алганда бер кешегә 1 миллион 260 мең сум туры килә. Әлегә без бу төркемгә мөнәсәбәтле карар кабул итмәдек. Алар 1,7 меңгә якын кеше. Фондның аларга әлеге сумманы түләргә хәленнән килә», - дип искәртте Нуретдинов.

Аның сүзләренчә, ТФБ-финанс кертемчеләренә түләүләр турындагы карар әлегә кабул ителмәгән. Ул ТР Хөкүмәте һәм прокуратура белән килештереләчәк.

«ТФБ-финанстан тыш, бездә өченче чираттагы физик затлар да бар. 328 кешегә 103 миллион сум түләргә кирәк. Алар әле 1,4 миллион сум күләмендә иминият акчасын да, гомумән, бер нәрсә дә алмаган», - диде фонд рәисе.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100