news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика хастаханәсендә бер донор бөере бер үк фамилияле ике кешегә күчереп утыртылган

Республика клиник хастаханәсендә бер фамилиядәге ике кешегә бер үк кешенең бөерләрен күчереп утыртканнар.

Уникаль туры килү очрагы турында «Снег Медиа» видео-проектында хәбәр ителә. Бу хакта соцчелтәрдә "Татарстан медицинасы" аккаунтында да хәбәр бар.

Бу очракның уникальлеге шунда: Руслан һәм Илнат Миңнемуллиннар икесе дә Кукмарадан, ләкин туганнар түгел. Хастаханәдә очрашканчы гомумән таныш булмаганнар. Бөер күчереп утырту бүлегендә аларга бер үк көнне операция ясалган.

"Пациентларның фамилияләре дә, яше дә, яшәү урыны да, донорлары да туры килгән. Безнең тәҗрибәдә бу беренче очрак", - дигән Республика хастаханәсенең бөер күчереп утырту бүлеге терапевт-нефрологы Ксения Ситкина.

Бөер күчереп утырту бүлеге мөдире, табиб-уролог Алмаз Гайнуллов икесенең дә операциясе өч сәгать тирәсе дәвам иткәнен сөйләгән. Ике операция бригадасы параллель рәвештә эшләгән.

«Безне реанимациягә, операция залына да бергә алып киттеләр. Анестезия ясаганчы бер-беребезне күрдек. Операциядән соң бергә бүлеккә алып менделәр, аннары бергә гемодиализга, дәвалануга йөрдек. Хәзер без "бөер" туганнары булдык инде", - дип сөйләгән Руслан Миңнемуллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100