news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика укытучылары Кукмарага һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча киңәшмәгә җыелды

Пленар утырышта һөнәри белем бирү өлкәсендә уңышка ирешкән педагогларны һәм коллективларны бүләкләделәр.

Республика укытучылары Кукмарага һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча киңәшмәгә җыелды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”). Республика укытучылары киңәшмәсенең һөнәри белем бирү секциясе утырышы бүген Кукмара аграр көллиятендә узды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Утырыш  “Һәркем алырга мөмкин булган һәм сыйфатлы һөнәри белем - Татарстан Республикасы икътисадының көндәшлеккә сәләтлелек нигезе” темасына уздырылды.

Секциядә заманча җитештерү таләпләренә җавап бирүче квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышу барды.

Пленар утырышта һөнәри белем бирү өлкәсе хезмәткәрләрен, һөнәри осталык буенча Бөтенроссия олимпиадасы төбәк этабы һәм “Абилимпикс” милли чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot