news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика туберкулезга каршы диспансерның баш табибы кадрлар җитмәвен әйтте

2018 елда Татарстанда бу тармакка 17 табиб эшкә урнашкан.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Республика туберкулезга каршы клиник диспансер баш табибы Алексей Алексеев “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә фтизиатриягә кадрлар җәлеп итү кыенлыгын билгеләп узды.

“Кадрлар проблемасы бар. Фтизиатрия бик үк абруйлы һөнәр түгел, пациентлар белән эш авыр, шуңа күрә теләүчеләр күп түгел. Ләкин дәүләт ярдәме бар, без 2018 елда 17 табибны эшкә чакыра алдык. Җиде табибны баш учреждениегә, сигезен филиалларга урнаштырдык”, - диде Алексей Алексеев.

Республика диспансерының участок фтизиатрына һәм бер хирургка төбәк бюджеты хисабына торак шартларын яхшыртуга 500 мең сумга грант бирелгәнен әйтте. РФ Хөкүмәтенең “Земский доктор” программасы ярдәмендә исә торак шартларын яхшырту өчен бер табиб 1 млн сум күләмендә грант алган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова Татарстан районнарының яртысында балалар фтизиатрлары җитмәвен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100