news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика театрларының иң яхшы теннис уйнаучылары һәм шашка осталары ачыкланды – исемлек

Театрлар арасында дүртенче ел рәттән спорт ярышлары үткәрелә.

Республика театрларының иң яхшы теннис уйнаучылары һәм шашка осталары ачыкланды – исемлек
Владимир Васильев

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Республика театрлары арасында иң оста теннис һәм шашка уйнаучылар ачыкланды. “Татар-информ” хәбәрчеләре төрле театр артистлары һәм театр хезмәткәрләренең, Камал театры фойесына җыелып, спорт белән шөгыльләнүләрен күзәтте.

“Бу уеннар спорт кына түгел. Бу театрлар арасында дуслык күпере, - диде Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева. – Мин бирегә шашка уйнарга килгән идем. Әмма теннис та уйнап карадым”. Зөлфия Вәлиева шашка буенча 2нче урын алды. 1нче урында шул ук театрның яшь артисткасы – Диләрә Вәлиева. 3нче урында да тинчуринлылар – Лилия Камалиева.

Камал театрының профсоюз комитеты рәисе Алмаз Гәрәев театрлар арасында спорт ярышларының дүртенче ел оештырылуын әйтте. “Бу ярыш былтыр курчак театрында үткән иде, быел – бездә. Ярышларның үзенә күрә бүләкләре дә бар, - диде Татарстанның халык артисты Әсгать Хисмәт. - Шашка башны эшләтә, теннисы хәрәкәтләндерә. Хәрәкәттә – бәрәкәт”.

Ярышларда Камал театрының иң өлкән артистларының берсе – Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй, “Әкият” курчак театрының өлкән артистлары Ришат Гыйздәтуллин белән Данил Үтәшев, ТЮЗ, Кариев театры яшьләре катнашты.

Теннис ярышларында хатын-кызлар: 1 урын – Гөлүсә Сөнгатуллина, 2 урын – Әлфия Рамазанова, 3 урын Гүзәл Гөливердиева; теннис ярышларында ир-атлар: Илдар Мостафин, 2 урын – Евгений Быльнов, 3 урын – Ришат Гыйздәтуллин.

Шашка буенча хатын-кызлар: 1 урын – Диләрә Фәттазова, 2 урын – Зөлфия Вәлиева, 3 урын – Лилия Камалиева; шашка буенча ир-атлар: 1 урын – Алмаз Гәрәев, 2 урын – Хәлим Җәләлев, 3 урын – Данил Үтәшев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100