«Республика Татарстан» газетасы журналисты Ирина Мушкина вафат булган. Бу хакта республиканың Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Билгеле журналист, «Республика Татарстан» парламент газетасы хәбәрчесе Мушкина Ирина Владимировна 62 яшендә вафат булды», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Ирина Мушкина белән хушлашу вакыты һәм урыны соңрак билгеле булачак.
Ул төрле елларда «Восточный экспресс», «Казанские ведомости» газеталарында, шулай ук «Коммерсантъ» газетасының Казандагы редакциясендә эшләгән.