Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Республика Татарстан" газетасы баш редакторы урынбасары вафат
Операциядән соң, Владимир Устиновскийның йөрәге тибүдән туктаган.
(Казан, 19 март, "Татар-информ"). "Республика Татарстан" газетасы баш редакторының беренче урынбасары Владимир Устиновский вафат. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына басманың баш редакторы Александр Латышев хәбәр итте.
Владимир Устиновскийга 70 яшь иде. Аңа шушы көннәрдә Казандагы хастаханәдә операция ясаганнар. Журналистның йөрәге чыдамаган һәм ул вафат булган.
"Владимир Устиновский уң кулым, терәгем иде. Ялга, командировкаларга киткәндә, мин Владимир Владимировичка барысын да ышанып калдыра идем. Ул - журналистикада югары дәрәҗәле һөнәри осталык иясе иде. Безнең өчен бу бик зур югалту", - дигән Александр Латышев, кайгы уртаклашып.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз