Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика табиблары сидек һәм җенес системасы тоташкан балага операция ясаган
Операция биш сәгать дәвам иткән, вагиналь каналның бер өлешен формалаштырганнар, уретропластика үткәрелгән.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика балалар клиник хастаханәсенең урология командасы тумыштан зәгыйфь балага бик катлаулы операция ясаган.
Бу баланың беренче операциясе генә түгел. Кечерәк чагында хирурглар туры эчәк һәм сидек-җенес системасын аеру операциясен башкарган. «Ул вакытта табиблар арт юл һәм сидек-җенес юлларын аерган иде. Бала үсә төшкәч, тагын проблемалар барлыкка килгән. Сидек һәм җенес системалары әлегәчә кушылган — бәвел башта кызның эчке җенес органнарына эләгеп, аннары гына тышка чыккан», — дип хәбәр итә балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.
Уролог-хирург Айдар Закиров әйтүенчә, операциянең катлаулылыгы сидек-җенес системасы тоташкан урын тирән урнашуы белән бәйле булган.
«Беренче операцияләрдән соң сидек-җенес каналы урыныннан күчеп, тарайган булган. Операция биш сәгать дәвам итте, вагиналь каналның бер өлешен формалаштырдык, уретропластика үткәрелде. Операция уңышлы үтте, тик бу бик катлаулы очрак, шуңа алга таба да коррекция кирәк булачак», — диде табиб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз