Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика СПИД-үзәге баш табибы «Язылу бүләк ит» акциясендә катнашты
Нияз Галиуллин Татарстанның Югары Ослан районындагы ике социаль учреждениене ярты елга җиде газета-журналга яздырды.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Бүген СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәшү буенча Республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин «Татмедиа» АҖ тарафыннан оештырылган «Язылу бүләк ит» акциясенә кушылды.
Нияз Галиуллин Татарстанның Югары Ослан районындагы ике социаль учреждениене ярты елга җиде басмага яздырды. Районның картлар интернат йортында тәрбияләнүчеләргә яңа елдан «Казанские ведомости», «Шәһри Казан», «Чаян» һәм «Сөембикә» басмалары киләчәк. «Островок надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүчеләр исә «Сабантуй», «Салават күпере» һәм «Казань» журналларын укый алачак.
Татарстанда «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе 24 ноябрьдә старт алды. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин меценатлар һәм битараф булмаган кешеләрне матбугатка язылу кампаниясендә катнашырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз