news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика синоптиклары августның беренче көненә һава торышы турында фараз таратты

Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр яварга мөмкин

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразынча, бүген республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшеннәр көтелә. Җил көнъяк-көнбатыштан, яшен вакытында - кискен көчле.

Көндез температура 33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

2 августка каршы төндә республикада болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен. Температура 14 градус җылыга кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү Идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100