Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика шагыйрь Илдар Юзеевны соңгы юлга озатты
Республика шагыйрь Илдар Юзеевны соңгы юлга озатты
(Казан, 22 декабрь, «Татар–информ», Диләрә Рәхимова). 22 декабрь көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев белән хушлашу булды. Шагыйрьне соңгы юлга озатырга республика җитәкчелеге, Татарстан һәм Башкортстанның иҗат эшлеклеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, аның ижатын сөючеләр килде.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Илдар Юзеевны әдәпле, тыйнак, намуслы, кабатланмас лирик моңга ия булган шагыйрь дип атады. «Язучының шигырьләре, җырлары һәм пьесалары татар әдәбияты тарихында, безнең йөрәкләрдә тирән эз калдырды. Илдар Юзеевны халык рухыннан аерып була торган түгел. Без аның якты истәлеген сакларга, балаларыбызга житкерергә тиеш», – диде Президент.
Минтимер Шәймиев Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимовның шагыйрьнең вакытсыз вафат булуы уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрүен хәбәр итте.
«Илдар ага татар поэзиясенә яшендәй яшьнәп килеп керде һәм тормыштан да яшен кебек кинәт китеп барды. Республика халкы, милләттәшләребез, иҗади зыялыларыбыз бөтенесе бердәй булып язучыны яраталар иде. Бу ярату халкыбыз күңелләрендә мәңге сүнмәс», – дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.
Илдар Юзеев Казанның Яңа татар зиратында җирләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз